Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Кошлар матурлый дөньябызны!”

Апрель- күчмә кошлар ае! Шул уңайдан китапханәдә “Кошлар матурлый дөньябызны!” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Китапханәче балаларга кошлар тормышы турында сөйләде, таблица ярдәмендә кошларның 2 төркемгә бүленешен күрсәтте: күчмә һәм кышлаучы кошлар. “Карлыгач” сүзендәге хәрефләрдән төрле сүзләр төзеделәр. “Һәр кошның үз көе, үз җыры” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара ахырында электрон-презентацияле викторина тәкъдим ителде.