Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

«Чит ил әкиятләре дөньясына сәяхәт»

 Безнең китапханә “Бөтендөнья кычкырып  уку көне” уңаеннан,  «Чит ил әкиятләре дөньясына сәяхәт» республика акциясенә кушылды. Әлеге чарага кече яшьтәге мәктәп балалары килде. Китап йорты хуҗабикәсе Равилова Э.И. аларга чит ил язучылары  иҗаты турында сөйләде, балалар өчен язылган чит ил әкиятләре белән таныштырды, язылган еллары турында белешмә бирде. Акция кысаларында яшь китап укучылар белән шигырь укучылар марафоны үткәрелде, балалар берсе артыннан икенчесе  Шарль Перроның «Синяя борода» әкиятен укыдылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чара фикер алышу белән тәмамланды. Барлыгы  24 кеше катнашты.