Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Китап булсын чын дустың!”

2 нче апрель – Халыкара балалар китабы көне! Шул уңайдан, китапханәдә балалар өчен “Китап булсын чын дустың!” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче әлеге дәрестә  язучы Х.К.Андерсенның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирде, балалар өчен басылган яңа китаплар белән таныштырды һәм балалар белән бергәләп яңа китаплардан шигырьләр, әкиятләр укыдылар.