Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Үсемлекләр нигә сәләтле?”

       26 нчы март көнне Зур Бирәзә авыл китапханәсендә “Үсемлекләр нигә сәләтле?” дип исемләнгән библиографик дәрес  үткәрелде. Китапханәче  балаларга үсемлекләрнең нигә сәләтле булуы, аларның дәвалау үзенчәлеге турында аңлатма бирде. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр белән таныштырды. “Дару үләннәре серләре” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. “Табигатьне саклау- изге бурычыбыз!” дип исемләнгән презентация тәкъдим ителде.