Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Нәрсә ул экология?”

12 нче март көнне Зур Бирәзә авыл китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Нәрсә ул экология?” темасына экологик сәгать үткәрелде.  Китапханәче балаларга экология терминына белешмә бирде һәм табигатьне саклауның мөһимлеген аңлатты. “Табигатьнең җан авазы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды һәм “Табигать һәм сәламәтлек” турында презентация тәкъдим ителде.