Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек..."

12 нче март –язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел. Шул уңайдан, Зур Бирәзә авыл китапханәсендә киң катлау китап укучылар  өчен "Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә Галимҗан Ибраһимовның сайланма әсәрләре, аның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан материаллар урын алды.