“Гаилә-бәхет ачкычы”
6 март көнне Урта Бирәзә авыл клубында китапханәче клуб мөдире белән берлектә Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган “Гаилә-бәхет ачкычы” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде. Бәйрәм конкурс формасында үтте. Биремнәр концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара ахырында жюри нәтиҗә ясады һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.