Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Туган телем- алтын хәзинәм!”

2021 нче ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, китапханәдә “Туган телем- алтын хәзинәм!” дип исемләнгән әдәби лабиринт үткәрелде. Әлеге лабиринтта балаларны татарча  төрле кызыклы ребуслар, табышмаклар, башваткычлар, “Тәрҗемә ит”, “Танып бел” уеннары  каршы алды. Балалар лабиринтны кызыксынып, җиңел кенә үтеп чыктылар. Хәтта үзләре төрле табышмаклар уйлап, бер-берсен сынап карадылар. Лабиринтта катнашучылар мәктәптә алган белемнәрен, укыган китапларын искә төшереп бик актив катнаштылар.