Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Без сәламәт тормышны сайлыйбыз!

 Яшүсмерләргә наркоманиянең зарарын аңлату, үз-үзләрен әдәпле тоту, аларны шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштыру, үз-үзләренең тәртибенә бәя бирергә күнектерү  максатыннан, Зур Бирәзә авылы китапханәсендә “Без сәламәт тормышны сайлыйбыз!” дип исемләнгән электрон презентацияле викторина үткәрелде. Викторинада 7,8,9 нчы класс укучылары катнашты.Наркотиклар турында  презентация эшләнелде һәм укучыларга тәкъдим ителде. Презентация нигезендә наркотик турында аңлатма бирелде, аның тарихы белән таныштырылды. Наркотик кулланучыны ничек белергә? Ул кеше организмына ничек тәэсир итә? кебек сорауларга яшүсмерләрдән җавап алынды.  Наркотикларны куллануның иң киң таралган урыннары, сәбәпләре диаграмма рәвешендә төзелгән сызым буенча күрсәтелде.  “Наркомания – афәт ул!”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелгән иде, аның буенча күзәтү ясалды.Презентация ахырында викторина тәкъдим ителде, викторина сорауларына җавап алынды, үзара фикер алышынды.Яшүсмерләр электрон презентацияле викторинадан канәгать калдылар һәм үзләренә бик күп яңа мәгълүмат туплаулары турында әйттеләр.