Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Көчле дә ул, бай да, ягымлы да Туган тел”

19 нчы февраль көнне 12.00 сәгатьтә Зур Бирәзә авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Көчле дә ул, бай да, ягымлы да Туган тел” дип исемләнгән викторина үткәрелде.  Максаты: укучыларда туган телгә мәхәббәт уяту, телне сакларга, югалтмаска өндәү иде.

Китапханәче туган тел көне турында мәгълүмат бирде, китап күргәзмәсе белән таныштырды, тел турында шигырьләр  укыды, мәкальләр әйтте. Викторина сорауларын тәкъдим итте.  Викторина “Туган тел” җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.