Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”

2017 нче елның 16 нчы феврале көнне 19.00 сәгатьтә Урта Бирәзә авыл клубында Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Әлеге кичәне китапханәче Равилова Э.И, клуб мөдире  Рәхимова Р.Р. алып барды. Кичәдә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, “Җыры белән җиңде дошманны” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Шагыйрьнең  иҗаты буенча төзелгән кроссворд чиштеләр, укучылар яттан өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, М.Җәлил сүзләренә язылган җырларны бергәләп җырладылар. Кичә ахырында “Ромашка”, “Рәсемне таны” уеннары уйнатылды.