Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Әфган уты телгәли бәгырьләрне"

2017 нче елның 16 нчы феврале көнне сәг.11.00 дә Зур Бирәзә авыл китапханәсендә әфганчылар көненә багышланган батырлык сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьтә укучыларга әфган сугышы турында мәгълүмат бирелде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, батырлык турында шигырьләр укылды. Китапханәче авылда яшәүче әфганчылар турында белешмә бирде. Батырлык сәгате фикер алышулар белән тәмамланды.