Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Дәүләтчелегебезне беләсезме?"

2017 нче елның 7 нче февраль көнне 11.00 сәгатьтә  Зур Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә “Дәүләтчелегебезне  беләсезме?” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә китапханәче Равилова Э.И. Татарстан Республикасы, аның тарихы  турында кыскача белешмә бирде, “Мавыктыргыч Татарстан” китабына күзәтү ясады. Әлеге чарада дәүләтебез белән идарә итүче шәхесләребез турында мәгълүмат бирелде, фоторәсемнәре күрсәтелде. Әңгәмә сораулар һәм фикер алышулар белән төгәлләнде.