"Табигать-гүзәллек бакчасы"
2017 нче ел -Татарстанда һәм Россиядә Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Зур Бирәзә авыл китапханәсендә киң катлау китап укучылар өчен "Табигать-гүзәллек бакчасы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә табигать, хайваннар, кошлар, елга, күлләр, дару үләннәре турында китаплар урын алды.