“Планшет. Кәрәзле элемтә. Интернет. Аларга бәйлелектән ничек сакланырга?”
6 нчы гыйнвар көнне 12.30 сәгатьтә Зур Бирәзә авыл китапханәсендә “Планшет. Кәрәзле элемтә. Интернет. Аларга бәйлелектән ничек сакланырга?” дип исемләнгән белешмә- мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьтә планшет, кәрәзле элемтә, интернетларның кайчан барлыкка килүе, төрләпре аңлатылды, аларга бәйлелектән саклану чаралары белән таныштырылды. Шул ук темага презентация тәкъдим ителде. Белешмә-мәгълүмат бирү сәгате фикер алышулар белән тәмамланды.