Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Журнал патшалыгының хәзинәләрен барлыйк”

8 нче гыйнвар көнне 12.00 сәгатьтә Зур Бирәзә авыл китапханәсендә “Журнал патшалыгының хәзинәләрен барлыйк” дип исемләнгән периодика көне үткәрелде. Китапханәче балаларны “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Колобок”, “Ялкын” журналлары, “Халкым минем”, “Көмеш кыңгырау” газеталары белән таныштырды. Аларның һәрберсенә кыскача белешмә бирде. Балалар кызыксынып газета-журналлардагы мәкаләләрне укыдылар, ребус һәм сканвордларын чиштеләр.