Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Әдәби марафон"

Февраль аенда Казан шәһәрендә 10 нчы тапкыр Дөньякүләм "әдәби марафон" проекты үткәрелде. Әлеге проектта китапханәче Равилова Э.И. да катнашты. Ул 21 көн буе татар язучыларының әсәрләрен укыды, алардан өзекләрне социаль челтәрләргә (Инстаграм, ВКонтакте) урнаштырып барды һәм финалга чыкты. Финал тантанасы Казанның Пирамида концертлар залында үтте. Китапханәче дә әлеге тантанада катнашты һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнде.