Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Җылытасы килә дөньяны!" . Шагыйрь Л.Шәех белән очрашу.

15 нче  октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Урта Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә Татарстан китап нәшриятының мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех белән очрашу булып узды. Очрашуның максаты- балаларны, авыл халкын шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштыру, шигырьләренә мәхәббәт тәрбияләү. Кичәне китапханәче Равилова Э.И. алып барды.  Очрашуда башлангыч мәктәп укучылары, актив китап укучы Исламова Гөлфия апа, клуб мөдире Рәхимова Р.Р. Ленар Шәехнең шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, шагыйрьнең төзегән һәм басылып чыккан китаплары турында мәгълүмат бирде. Очрашуда шулай ук авторның икетуган апасы, әнисе дә катнашты. Апасы Нотфуллина М.Л. Ленар Шәехнең әби-бабасы, абыйсының якты истәлегенә багышлап төзегән “Нәҗип Газизов” китабы турында тулы мәгълүмат бирде. Шулай ук автор белән җанлы әңгәмә дә оештырылды: укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, тулы җавап алдылар. Ленар Шәех үзенең яңа язылган шигырьләре белән таныштырды, яңа китапларын китапханәгә һәм мәктәпкә бүләк итте. Очрашу татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.