Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Сез, Өлкәннәр, безгә маяк, Сездән үрнәк алып яшибез!”

3 нче октябрь көнне 11.00 сәг.тә  Урта Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә өлкәннәр көненә багышланган “Сез, Өлкәннәр, безгә маяк, Сездән үрнәк алып яшибез!”  дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Балалар иртәсенең максаты- өлкәннәрне хөрмәтләү, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карау сыйфатлары тәрбияләү.Чара җирле үзидарә рәисе Шакирова И.Р. өлкәннәрне котлавы белән башланып китте. Бәйрәмнең икенче өлешендә мәктәпнең башлангыч сыйныф, Арчаның 5 нче номерлы гимназия укучылары, клуб мөдире Рәхимова Р.Р. татарча спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр, китапханәче Равилова Э.И. “Озак яшәү сере” исемле шигырь укыды, укытучы Сираҗиева Л.Ф. җырларын бүләк итте. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.