Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Газета- журналлар сезгә барлык серләрне ачар!"

Зур Бирәзә авыл китапханәсендә "Газета- журналлар сезгә барлык серләрне ачар!" дип исемләнгән периодика көне үткәрелде. Китапханәче балаларны “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Колобок”, “Ялкын” журналлары, “Халкым минем”, “Көмеш кыңгырау” газеталары белән таныштырды. Аларның һәрберсенә кыскача белешмә бирде. Балалар кызыксынып газета-журналлардагы мәкаләләрне укыдылар, ребус һәм сканвордларын чиштеләр.