Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Көзге уңыш" бәйрәме

   23 нче сентябрь көнне Урта Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә Уңыш бәйрәме булып узды. Бәйрәм Уңышбикәнең (клуб мөдире-Рәхимова Р.Р.) көз турында кереш сүзе, шигырьләре, табышмаклары белән башланып китте. Аннан соң сүз мәктәп мөдире Сираҗиева Л.Ф. га бирелде. Ул исә үз чиратында балаларны ике төркемгә бүлеп  ярыш оештырды. Һәр җиңүче төркемгә яфрак бирелеп барылды. Ярыш биремнәре дә көзге уңыш белән бәйләнгән иде. Мәсәлән, “Яшелчәне таны”, “Гөмбәне ашарга ярый һәм ярамый торганга аер”, “Көзге пейзаж рәсемен яса” ,“Агач яфраклары ярдәмендә төзелгән кроссвордны чиш”,  һ.б.   Балалар кроссворд чишкән арада бәйрәмне карарга килүче тамашачыларга “Көзне тасвирлап бирүче сүзләрне әйт” уенын уйнатырга да өлгерделәр.  Шулай ук өй эше итеп укучыларга әти-әниләре белән бергәләп көзге уңыштан иҗади эшләр эшләргә кушылган иде. Барысы да бик тырышып, ихлас күңелдән эшләп алып килгәннәр.  Китапханәче иҗади эшләрнең мөһимлеге турында сөйләде һәм эшләрнең эчтәлеге, аларны ясау өчен кулланылган яшелчәләр белән тамашачыларны таныштырды. Һәр иҗади эшкә “Иң оригиналь”, “Иң мул”, “Иң затлы”, “Иң матур” кебек номинацияләр буенча бәя бирелде һәм грамоталар тапшырылды. Бәйрәм ахырында һәр ике төркемдәге яфракларны санап, нәтиҗә ясадылар. Нәтиҗәдә-дуслык җиңде, чөнки ике төркем дә бертигез күләмдә яфрак җыйган иде! Барлык катнашучы балалар бүләкләнде.