Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Исәнме , кыш!"

Кыш фасылы ул -  елның матур вакыты гына түгел, балаларның көтеп алган бәйрәмнәре, каникуллары да вакыты да. Кыш  һәм кышкы бәйрәмнәр турында сөйләшү өчен, китапханәче балаларны китапханәгә җыйды. Алар бергәләп  тылсым һәм могҗизалар иленә сәяхәт кылдылар. Китапханәче аларны Яңа ел бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм кайсы илдә ничек каршы алулары  турында сөйләп үтте. Шулай ук яңа ел, кыш темасына шигырьләр, әкиятләр искә төшерелде, табышмакларга җавап алынды. Соңыннан балалар бик теләп кар бөртекләрен ясау буенча мастер класс карадылар һәм үзләре дә  кәгазьдән төрле матур кар бөртекләре ясадылар.