Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Сак бул, юка боз!"

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Сак бул, юка боз!" дигән темага информация сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Бергәләп төрле ситуацияләр сурәтләнгән рәсемнәрне күзәттеләр, дөрес һәм дөрес булмаган элементларны таптылар. Информация сәгате фикер алышулар белән тәмамланды.