Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Китапка яңа сулыш бир!"

Китапханә- әдәби мирасны- китапларны саклаучы мәдәният учагы. Яңа китаплар китапханәгә еш кайтып тора, шулай да балалар искерәк китапларны да онытмасыннар, кызыксынып укысыннар  өчен, аларны гел чиста-пөхтә тотарга кирәк. Шул уңайдан китапханәдә "Китапка яңа сулыш бир!" акцияләре еш булып тора. Әлеге акциядә китапханәче  балаларга китапны кулга алып укыганчы нинди юллар үтүе турында сөйләде, саклап тоту буенча киңәшләрен бирде. Әңгәмәдән соң, балалар белән бергәләп, сафтан чыккан китапларны ремонтлау акциясе үткәрелде. Барлыгы 58 китап ремонтланды.