“Экстремизмга юл юк!”
17 нче сентябрь көнне, “Экстремизму-нет!” айлыгы уңаеннан, Урта Бирәзә авылы клубында киң катлау халык өчен “Экстремизмга юл юк!”дигән темага белешмә-мәгълүмат бирү сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьнең максаты: экстремизм терминын аңлату, аңа каршы көрәш кагыйдәләре белән таныштыру.
Белешмә-мәгълүмат бирү сәгатендә китапханәче экстремизм терминын аңлатты. Аның белән көрәшү юллары белән таныштырды. Чит кешеләрдән дини китаплар алмаска, алар белән сөйләшеп тормаска кирәклеген ассызыклап үтте. Белешмә-мәгълүмат бирү сәгате фикер алышулар белән тәмамланды.