Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Мәдәни көндәлек буйлап сәяхәт" - мәдәни дәрес

2016 нчы елның 16 нчы сентябре көнне 8.00 сәгатьтә Зур Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә "Мәдәни көндәлек буйлап сәяхәт" темасына мәдәни дәрес булып узды.Дәрестә 12 кеше катнашты. Башлангыч сыйныф укытучысы Зөбәерова Римма Әнвәр кызы укучыларны мәдәни көндәлекне тутыру кагыйдәләре белән таныштырды, проектның максаты, этаплары, шартлары турында тәфсилләп аңлатты. Китапханәче Равилова Э.И. фоторәсемнәр ярдәмендә Арча һәм Казан шәһәрендәге мәдәни оешмалар турында әңгәмә үткәрде. Һәр сыйныф укучысына мәдәни көндәлекләр тапшырылды.Мәдәни дәрестән барлык укучылар да канәгать калдылар.