"Син шуны һичкайчан онытма: дөньяны әниләр йөрәге җылыта!"
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе- Әниләр көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан, китапханәдә "Син шуны һичкайчан онытма: дөньяны әниләр йөрәге җылыта!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә әниләр турында китаплар, матбугат материаллары урын алды.