"Китапханә- серле дөнья"
Китапханәгә кунакка кечкенә дуслар-беренче сыйныф укучылары килде. Китапханәче аларга китапханә буенча сәяхәт оештырды. Ул исә үз чиратында балалар өчен булган китаплар, гомуми китап фонды, формулярлар, китап күргәзмәләре, балалар өчен килә торган газета-журналлар белән таныштырды. Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм өйләрендә уку өчен китаплар алдылар.