Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Театр-халыкның көзгесе"

2019 нчы ел-театр елына йомгак ясар вакыт та җитеп килә. Шул уңайдан,  урта  мәктәп яшендәге китап укучылар өчен, китапханәдә "Театр-халыкның көзгесе" дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны театр сәнгате, аның максаты, мөһимлеге турында тәфсилләп сөйләде. Театр сәнгатенә багышлап язылган китаплар белән таныштырылды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кайбер актёрлар турында кыскача белешмә бирелде.Үзара фикер алышулар белән мәдәни дәрес тәмамланды.