Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Татар халык ашлары, бик тәмле һәм файдалы!"

Татар кухнясы татар халык ашлары әзерләү буенча үзенең бай милли традицияләре белән беррәттән, матур табын кору, тәмле ризыклары белән дан тота.Шул уңайдан, китапханәдә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Татар халык ашлары, бик тәмле һәм файдалы!" дип исемләнгән  уен -викторина үткәрелде. Китапханәче татар кухнясы, данлыклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов турында белешмә бирде. Укучылар викторинада бик теләп катнаштылар. Викторинадан соң, балалар ризык исемнәре язылган кәгазь табличкалардан "Татар халык ашларын" төзергә (әзерләргә) бирелде. Балалар бик кызыксынып төзеделәр. Әлеге чара ахырында балалар татар халык ашлары турындагы табышмакларга җавап таптылар һәм фикер алыштылар.