Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Сез өлкәннәр безгә маяк, Сездән үрнәк алып яшибез!"

Еллык календарьда матур, истәлекле даталар бик күп. Шулар арасыннан "Халыкара өлкәннәр көне" хөрмәткә лаеклы көндер. Әлеге матур дата- 1 октябрь көнендә китапханәче китапханәгә үзенең иң актив өлкән китап укучыларын чакырды. Бәйрәм барышында өлкәннәр матур котлаулар, теләкләр, моңлы җырлар тыңладылар. Бергәләп җырлап утырдылар. Шулай ук төрле уеннарда актив катнаштылар, викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, яшь чакларын искә төшереп кызыклы маҗаралар сөйләделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Барысы да бәйрәмнән канәгать булып өйләренә таралыштылар.