Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Нәрсә ул террорчылык? Аңа каршы ничек көрәшергә?"

5 нче сентябрь көнне, террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан,  Урта  Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә “Нәрсә ул террорчылык? Аңа каршы ничек көрәшергә?” дигән темага белешмә-мәгълүмат бирү сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьнең максаты: террорчылык терминын аңлату, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, балаларны куркып калмаска өйрәтү.

      Белешмә-мәгълүмат бирү сәгате террорчылык терминын аңлату белән башланып китте. Ул  кешеләрне урлау, әсирлеккә алу, бомбалар шартлату кебек куркыныч вакыйгаларны үз эченә алуы турында белешмә бирелде. Террорчылык актына алдан әзерләнеп булмавы, һәрвакыт сак булырга кирәк икәнлеге искәртелде.