Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Табигать һәм кеше"

Без- табигатебезнең хуҗалары.Ул безнең өчен тормышның байлыклары, хәзинәләре тупланган сандык булып тора. Әлеге сандыкны таратмас, пычратмас өчен табигатебезне сакларга кирәк. Шул уңайдан, "Табигать һәм кеше"  темасы буенча китапханәче башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Алар табигатькә чыгып көзге матурлыкка сокландылар, көзге яфраклар җыйдылар, табигать турында китаплар укыдылар, илебезнең төп проблемаларыннан берсе булган экологик проблема турында сөйләштеләр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Әңгәмә фикер алышулар белән тәмамланды.