Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Икмәк -асылташлардан кыйммәтрәк!"

Бөртекле культураларны үстерү һәм җыеп алу катлаулы һәм авыр хезмәт. Әлеге тема буенча балаларның белемнәрен ныгыту  максатыннан, китапханәдә викторина үткәрелде. Балалар игенченең авыр хезмәте, икмәкнең файдасы, аның кыйммәте турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук икмәкнең никадәр кадерле, могҗизалы икәнлеген аңларга викторина ярдәм итте.Мероприятие барышында икмәк турында мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде, шигырьләр укылды. Шулай ук балалар  табличкалар ярдәмендә икмәкнең өстәлгә килгәнче үткән юлы схемасын төзеделәр.