Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Татарстан -дуслык иле, Һәрбер милләт аның гөле!"

Урта Бирәзә авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы бәйсезлеге көненә багышланган “Татарстан -дуслык иле, Һәрбер милләт аның гөле!" дип исемләнгән чара булып үтте. Әлеге чарада китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Татарстан тарихы турында кыскача мәгълүмат бирде, символлары турында фикер алышынды. Татарстан турында шигырьләр сөйләнелде, җырлар җырланылды.  “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән чара тәмамланды.