"Авыл хуҗалыгы- матбугат битләрендә"
Җәй- авыл хуҗалыгы өлкәсендә кызу эш вакыты. Шул уңайдан, китапханәдә "Авыл хуҗалыгы -матбугат битләрендә" дип исемләнгән хәбәрләр сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьтә китап укучыларга авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәре, авыр хезмәте турында сөйләнелде. Матбугат чараларындагы авыл хуҗалыгы яңалыклары белән таныштырылды.