Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Наркомания һәлакәткә китерә!”

26 июнь- наркоманиягә каршы көрәш көне! Шул уңайдан, китапханәдә “Наркомания һәлакәткә китерә!” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Викторинада кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары катнашты.  Сораулар төзү өчен интернет челтәре файдаланылды. Викторина алдыннан, китапханәче балаларны наркотикларның тарихы, зыяны, нәтиҗәләре белән таныштырды, “Наркомания- упкынга илтүче юл!” китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Соңыннан, китап укучыларга викторина сораулары тәкъдим ителде. Барысы да актив булып сорауларга җавап эзләделәр. Үзара фикер алышулар белән әлеге  чара тәмамланды.