Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк"

Татар халкында "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" дигән әйтем бар. Тарихны киләчәк буыннарга җиткермәсәк, ул юкка чыга. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чоры турында онытырга хакыбыз юк. 22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн -илебездә хәтер көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, китапханәдә "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Әлеге дәрестә китапханәче Бөек Ватан сугышы еллары турындагы китаплар буенча библиографик белешмә бирде. Балалар да үзләренең сугышта катнашкан бабалары турында белгәннәрен сөйләделәр. Чара ахырында үзара фикер алышынды.