Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Сүз- могҗиза, сүз- иң зур корал!"

Матур сүзләр белән аралаша белү- үзе зур бәхет, зур осталык. Шул уңайдан, китапханәдә "Сүз- могҗиза, сүз- иң зур корал!" дигән темага  мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче сүзнең кеше өчен никадәр мөһим, кирәкле, файдалы һәм зыянлы да булырга мөмкин икәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. Г.С.Нуриевның "Сөйли белгән морадына ирешкән", "Тәмле сүз. Әдәпле булу серләре" китапларындагы шигырь юллары, киңәшләрне укып үзара фикер алыштылар.