Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Г.Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә зур уңыш белән үтте. Залга Тукай иҗатына гашыйк китап укучылар җыйналган иде. 10 мең юлдан артык шигырь, күпләгән проза әсәрләре иҗат иткән шагыйрь гомере буе михнәттә һәм газапта яшәгән. Язмыш аны аяусыз кыерсыткан, каккан-суккан. Кичәдә тамашачыларның кечкенә Апуш язмышы өчен борчылып күзләре яшьләнсә, «Былтыр, шүрәлеләр» биюен күреп рәхәтләнеп көлделәр. Кичә Тукайның «Туган тел» җырын аяк өсте башкару белән тәмамланды.