Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Хуш киләсең, Нәүрүз.

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм   узды. Бәйрәмдә җырлар җырланды, биюләр биеделәр, төрле уеннар уйнадылар. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар. Чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Алар җитезлек буенча көч сынашырга булдылар: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, көчләрен үзара аркан тартып сынадылар. Шулай ук бәйрәм коймагы белән сыйландылар.