Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Сагынырсыз әле сездә бер...

Авылдашыбыз Гафур Каюмовны һәркем сагынып искә ала. Аны спектакльләрен күргән тамашачы да, аның фәрманнарын үтәп уйнаган артистлар да, гаиләсе дә, авылдашлары да, иптәшләре дә юксыналар. Чын мәгънәсендә күпкырлы талантлы артист, милләт җанлы олы шәхес буларак Гафур Шәкүр улы Каюмов онытылмас, аның әсәрләре сәхнәләрдә кабат-кабат куелыр, аның башкарган хезмәте югалмыйча үз бәясен алыр.