Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Кунакка ямьле язга

Кояш көлмәс,
Корыч эремәс ялкынсыз.
Ирне утлы ялкыннарда яндырып
Кол иткән дә,
Гөл иткән дә хатын-кыз.
Хатын-кызлар – табыннарның бизәге,
Җирдә булган бөтен ямьнең үзәге.
Ирләрне дә бар иткән һәм зур иткән
Хатын-кызның барчасы һәм гүзәле.
Хатын-кыз ул нур чәчкәседәй сабый,
Назлы иркә, баллардан татлы җаный.
Ул – иң газиз күз нурыбыз, пакъ ана,
Бар гүзәллек аналардан башлана.