Хәтер кыясы мәңгелек
15 февраль – совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 30 ел тулган
көн. Әлеге кичәгә сугыш кичергән, ул мәхшәрне үз күзләре белән күргән
әфганчылар чакырылды. Малайлар-кызлар канлы бәрелешләрдә булган әфганчыларның чыгышларын игътибар белән тыңладылар. Халык безнең солдатларны ничек кабул итте, анда табигать нинди, хезмәт бурычын үтәү куркыныч булдымы кебек сораулар да бирделәр.