Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

2019 ел- Татарстанда эшче һөнәрләр елы.

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.Шушы уңайдан китапханәбездә китап күргәзмәсе эшли башлады.Күргәзмә аша укучыларыбыз хезмәт,һөнәрне дөрес сайлау,әдәби әсәрләрдәге эшче һөнәрләрнең яктыртылышы,вакытлы матбугатта төрле рубрикалар аша һөнәри җиңүләр,һ.б. бик күп төрле мәгълүматлар белән таныша алачак.Күргәзмәбез ел дәвамында яңа мәгълүматлар белән даими тулыландырылып торачак.