Яңа ел маҗаралары
“ Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы үткәрелде. Барлык балалар да бәйрәмчә киенгән, төрле әкият геройлары костюмыннан иде. Алар, күп сынауларны үтеп, Кыш бабай белән очраштылар. Аңа үз осталыкларын күрсәттеләр: шигырь сөйләп, җырлап, биеп, дәртле уеннар уйнап күңел ачтылар.