Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Уңга- сулга бакмыйча алга барыйк. Гомре аз калды дигән милләтне без Тергезик...

 Язучы-драматург, мөселман хәрби шурасы рәисе, “Безнең тавыш” газетасы мөхәррире, мөселман революцион штабы рәисе, татар отрядларын оештыручы Габделгазиз Монасыйповның тууына 130 ел тулу уңаеннан Шурабаш мәктәбендә, туган авылы Байкал клубында “Дөньяга үрнәк булырлык эш ясыйк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль һәм фәнни чаралар үткәрелде.

Авылдашыбызның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүчеләр: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев, Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее директоры, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова, “Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин һәм “Татар-информ мәгълүмат агентлыгы” корреспонденты Гөлнар Гарифуллина очрашуларның хөрмәтле кунаклары булдылар.