“Минем әнинең портреты”
Әниләр көне – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең һәрберебез дә балачактан хәзерге көнгә кадәр үзенең күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас образ – үзенең әнисенең сурәтен йөртә. Әниләр бернигә дә карамый сине кичерә, аңлый, һәрвакыт җәлли. Әниләр бәйрәме уңаеннан “Минем әнинең портреты” исемле балалар рәсем конкурслары үткәрелде. Конкурста 1-4 нче сыйныф укучылары катнашты.