Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

МӘДИНӘ МАЛИКОВАГА 85 ЯШЬ

 Мәдинә Маликованың тууына 85 ел тулу уңаеннан күргәзмә тәкъдим итә. Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татарстан АССРның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында колхозчы гаиләсендә туган.  Аның әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары журналистик язмалардан башлана. Язучыны яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә һәм тәрбия проблемалары, кешенең җәмгыятьтәге урыны, бурычы, хезмәткә карашы мәсьәләләре кызыксындыра. Бу темалар язучы иҗатының төп эчтәлеген тәшкил итәләр. Мәдинә Маликованың  «Алтын ятьмә», «Шәфкать», «Мендем биек тауларга», «Фидая» романнары шәһәр һәм авыл интеллигенциясе – инженерлар, архитекторлар, рәссамнар, табиблар, артистлар тормышына багышлап язылганнар. М. Маликова детектив жанрында да уңышлы гына эшли. Аның «Хөкем> (1969), «Адашканга юл кайда?» (1971) исемле маҗаралы повестьлары мавыктыргыч, киеренке вакыйга-сюжетка корылган һәм укучылар тарафыннан яратып укыла.