Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Мәҗит Гафури — тормыш һәм ирек җырчысы

Күргәзмәдә язучының кулъязмалар һәм китаплары тәкъдим ителә. Алар арасында автор үзе исән вакытта басылып чыкканнары да бар. Мәсәлән: 1910-1911 елларда язылган шигырьләрен туплаган «Моң вә зар» китабы (1914); башлангыч чор лирикасын үз эченә алган «Мәхәббәт хатлары» җыентыгы (1911); «Эшче» поэмасы» (1921). Шулай ук «Себер тимер юлы» (1904), «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» (1909), мәсәлләре тупланган «Әмсаль» (1913) һәм 1921 елның язында Идел буе төбәгенә килгән коточкыч ачлыкка багышланган «Ачлык тырнагында» (1923) китапларын да күрергә мөмкин. Күргәзмә Мәҗит Гафури иҗаты белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итә.